Путин: Эре шәһәрләрдә теркәлү кырыслатылырга мөмкин

Русия премьер-министры Владимир Путин, әгәр Русиянең эре шәһәрләрендә милли азчылыклар вәкилләре җирле гадәтләргә буйсынмаса, теркәлү кагыйдәләре үзгәртелергә мөмкин дип кисәтә.

Путин моны сишәмбе премьер-лига футбол клублары һәм Төньяк Кавказ футбол клублары җанатарлары белән очрашуда әйтте.

Путин шулай ук “Спартак” такымы җанатары Егор Свиридовны үтерү, милләтләренә карамастан, барлык җанатарларга һөҗүм буларак бәяләнергә тиеш диде.