Минскида 17 кеше киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнә

Беларус хокук яклаучылары Минскийда 19 декабрьдә киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп җинаять җаваплылыгына тартылучы 17 кеше исемлеген чыгарды.

Алар арасында Беларус президенты кәнәфие өчен көрәшкән биш намзәт тә бар.

Якшәмбе көнне Минскийда милиция президент сайлаудагы канун бозуларга протест белдерүчеләр митингын көч белән куып таратты. 600-ләп кеше, шул исәптән тугыз Русия ватандашы тоткарланды.

Эчке эшләр министрлыгы Мински идарәсенең матбугат хезмәте башлыгы Александр Ластовский кайберәүләр административ кулга алу мөддәте тәмамланганнан соң да иреккә чыкмаячак, чөнки аларга киңкүләм тәртипсезлекләр матдәсе нигезендә җинаять эше ачылды, бу матдә нигезендә 15 елга кадәр төрмә җәзасы бирелергә мөмкин диде.