Обама Гыйракта яңа хөкүмәт төзелүне хуплый

АКШ президенты Барак Обама Гыйракка яңа хөкүмәт төзелү уңаеннан котлау белдерде.

Кичә Гыйрак парламенты узган март башындагы сайлаудан соң тугыз ай буе дәвам иткән сәяси кризиска нокта куеп яңа коалицион хөкүмәтне раслады.

Обаманың язма мөрәҗәгатендә бу гамәл “Гыйрак тарихындагы мөһим мизгел һәм илкүләм бердәмлеккә таба зур адым” дип бәяләнә.

Ак йорт белдерүенчә, Обама да, АКШ вице-президенты Джо Байден да Гыйрак премьер-министры буларак икенче мөддәткә керешүче Нури әл-Мәлики белән телефон аша сөйләшкән.