Кабарда-Балкарда ике милиционер үтерелде

Кабарда-Балкарда милиция ныгытмасына кораллы һөҗүм нәтиҗәсендә ике милиция хезмәткәре һәлак булды.

Һөҗүм Нальчик шәһәре янындагы Шалушка авылында булган.

Билгесез кешеләр милициянең коралларын алып качып киткән.