Ходорковскийга 13 ел ярым төрмә җәзасы бирелде

ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский

Мәскәү мәхкәмәсе ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийны 13 ел ярымга төрмәгә хөкем итте. Миллиард доллар күләмендә нефть урлауда гаепле табылган Ходорковский 8 еллык төрмә җәзасының соңгы елында иде. Бу шартларда ул 2017 елга кадәр әле төрмәдә калачак.

ЮКОСның элекке җитәкчеләре дүшәмбе көнне миллиард доллар күләмендә нефть урлауда гаепле дип табылган иде.

Күпләр әлеге карар Русиядәге авторитаризмның ачыктан-ачык чагылышы дип саный. Amnesty International Русияне Ходорковскийга гаепләүне кире кагарга чакырган иде.