Багдадта бомба һөҗүмендә ике кеше үлгән

Гыйрак башкаласы Багдадта христианнарның йортларына бомба һөҗүмнәре нәтиҗәсендә, ике кеше үлгән һәм 16сы яраланган.

Полиция хәбәрләренә караганда, һөҗүм җомгага каршы төндә Багдадның төрле районнарында була. Хакимият фикеренчә, бу һөҗүмнәр христианнар билгеләп узучы Яңа ел бәйрәмен үткәрүгә комачаулар өчен оештырылган.

Соңгы ике айда Гыйракның христиан җәмгыятенә инде берничә һөҗүм булды.