Сургут һава аланында очкычта шартлауда өч кеше үлде

Сургуттан Мәскәүгә китәргә әзерләргән Ту-154 очкычында янгын чыгып шартлау булды.

Очкычта булган 116 юлчы һәм сигез очучы барысы да диярлек коткарылды. Өч кеше һәлак булды, 40лап юлчы яраланды.

Һәлакәтне тикшерү өчен комиссия төзелде.