Искәндәрия чиркәвендә һөҗүмнән соң беренче гыйбәдәт үтте

Мисырның Искәндәрия шәһәрендә чиркәүгә яңа ел төнендә булган һөҗүмнән соң бүген беренче гыйбәдәт үтте. Дини йолага дистәләгән христиан җыелды, аларның иминлеген махсус җыелган полиция саклады.

Чиркәүгә ясалган интихар һөҗүмен АКШ, Европа Берлеге, Якын Көнчыгыш дәүләтләребашлыклары кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Шартлауда кимендә 21 кеше һәлак булды, дистәләгән кеше яраланды.