Медведев дәүләт хезмәткәрләре санын кыскарта

Русия президенты Дмитрий Медведев дәүләт хезмәткәрләре санын кыскарту турында фәрмәнга кул куйды.

Киләсе өч елда Русия хөкүмәтенә караган оешмаларда эшләгән кешеләрнең саны 20% кыскартылачак. Шулай ук кыскартулар президент аппаратына да кагыла. Бу турыдагы тәкъдимнәрне хөкүмәт әзерлиячәк.

Баш прокуратура, Тикшерү комитеты, Хисап пулаты, Үзәк сайлау комиссиясе һәм Федераль җыенда эшләүчеләр саны да кимер, дип фаразлана.