Мәскәү өлкәсендә 30 меңләп кеше утсыз калды

Мәскәү өлкәсендә инде икенче көн 30 меңләп кеше утсыз утыра. Электр энергиясе күп кар яву һәм каты җил нәтиҗәсендә өзелде.

Өлкәнең яртысында, шул санда дүрт шәһәрдә гадәттәнтыш хәл игълан ителде. Электр чыбыкларын төзәтү эшенә мең ярымлап белгеч җәлеп ителгән.

Мәскәү өлкәсендә бер ай эчендә инде икенче зур электр казасы булды. Өч меңләп кеше яңа елны утсыз каршы алды.