Сөмбел Гаффарова: Интернетта “куышымны” булдырдым

Сөмбел Гаффарова

Интернет басты дөньяны. Кайбер язучылар бүген әнә шулай ди. Китап әз сатылуны да шуңа сылтап калдыралар. Сөмбел үз әсәрләрен sombel.ru cайтына элеп бара. Һәм язучы буларак интернет белән дошман түгел, ә дус булырга тырыша.
Бөтен халык пәрәвездә. Тик анда да бит матур әдәбият әсәрләрен табып була. Бу турыда “Сөембикә” журналы бүлек мөхәррире, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Сөмбел Гаффарова белән әңгәмә корабыз.

Сөмбел, интернетта матур әдәбият тиешле дәрәҗәдә урнаштырылганмы? Кирәкле әсәрләрне табып буламы?


Әдәби сайтлар бар, әмма җитәрлек дип әйтә алмыйм. Классик әсәрләрне табасы бар, пәрәвезгә урнаштырасы бар – моның өчен көч, теләк һәм вакыт кирәк. Әсәрләрдән бигрәк интернетта әдәбият турында аралашу, фикерләшү күбрәк булсын иде.

Кечкенә генә комментарий, кечкенә генә фикер дә яшьләрне әсәрне укырга кызыксындыра ала. Интернет белән файдаланучы кеше ул бик сайлаучан: бары тик реклама булган, дуслары киңәш иткән әсәрне генә укый.

Әдәби сайтларны күбрәк кемнәр булдыра? Авторлармы, әдәби берләшмәләрме, дәүләт оешмаларымы?

Төрлесе бар. Мин, мәсәлән, kitaphane.ru дигән сайтка кергәлим. Анда күп кенә китапларга аннотация бар. Аннан соң tatknigafund.ru сайтын үз итәм. Бу – берләшмәләр сайтлары дип беләм.

Әдәби әсәрләргә гадәттә ниндирәк комментарийлар калдыралар?

Безнең укучы әсәрне күбрәк начар яктан күрергә тели сыман. Уйландыра торган якларын күрми. Укучылар артык таләпчән микән әллә – белмим.

Интернетта хәзер аерым сөйләм, аерым сленг барлыкка килде. Аны аеруча яшьләр актив куллана. Ничек уйлыйсың, ул әдәби сөйләмгә зур йогынты ясыймы? Әллә бу баш бәласе түгелме?

Бүген безнең заман бик каты тизләште. Кеше дә гел каядыр ашыга. Шуңа да үз фикерен ул кыска тотарга тырыша. Интернет-сленгның күп өлеше шул кыскалыкка омтылудан, сүзләрне кыскартудан киләдер, дип уйлыйм. Әлбәттә, моны уңай күренеш дип әйтеп булмый.

Бу – зәвыксызлык билгесе. Әгәр кеше телне ватып сөйләшә икән, “алай сөйләшмә әле” дип кенә аны урынына утыртып булмый. Иң элек анда зәвык һәм тәртип тәрбияләргә кирәк. Ә сленгка килгәндә, әгәр ул дуслар арасындагы сөйләшүдә генә файдаланыла икән – бу нормаль күренеш дип саныйм. Аны зур аудиториягә чыгару матур түгел.

Sombel.ru cайтын нинди максатта ачтың?

Интернетта үз “куышымны” булдырасым килде. Ул минеке генә. Ул – минем “өем”. Анда теләгән фикерләремне эләм. Теге яки бу китап турында ниндидер кайтавазлар калдырам, дусларыма киңәш итәм. Шулай ук үз әсәрләремне дә табарга була монда. Әгәр кемдер газет-журналда чыкканын күрми калган икән – сайтка кереп укый ала.

Аннары шунысы да бар, бу сайтны ачып башка яшьтәшләремә дә үрнәк күрсәтергә теләдем: менә бит теләсә кем сайт ача ала, туган телендә яза ала.

Интернетта утыручы кеше бит шактый ялкау – озын текстлар укымый. Ә әдәби әсәрләрнең күбесе күләм ягыннан шактый саллы. Шуңа күрә хәзер аудиокитап дигән формат популярлашты. Аны машинада барганда да, колакчыклар киеп йоклар алдыннан да тыңларга була. Бик уңайлы. Ничек уйлыйсың, ул киләчәктә гадәти кәгазь китапны кысрыклап чыгармасмы?

Юктыр. Статистика күрсәткәнчә, халыкның күпчелеге мәгълүматны колак белән түгел, ә күз белән яхшырак кабул итә. Мин дә шулар рәтенә керәм. Тавыш белән килгән мәгълүматның тәмен тапмыйм. Китапка килгәндә, миңа аның кыштырдавы, хәтта исе дә мөһим.

Шушы көннәрдә генә Татарстанның халык язучысы Равил абый Фәйзуллин да “Китап ул изге әйбер, аны электрон аналог белән алыштырып булмый” дигән иде. Әмма бит компьютердан тыш әле яңадан-яңа җиһазлар чыга тора. Мәсәлән, iPhone, iPad. Аларны китап укырга яткан җирдән кулга тотарга була.

Миңа калса, бу әйберләрне китап урынына куллану иң элек күзләргә тискәре йогынты ясаячак. Мин аларга кызыкмыйм да.

Син
Әхәт Гаффар кызы. Югары технологияләргә кагылышлы өлкәдә әтиең белән “әтиләр һәм уллар” проблемасы булгалыймы?

Компьютер артында артык күп утырасың дип әйткәли үзе, әмма проблем дәрәҗәсенә барып җитми. Әтием интернетны бөтенләй белми. Электрон почта белән эш итәргә мин аны ярты ел өйрәттем (көлә). Интернетның мөмкинлекләрен аңлап ул шакката. Язган әсәрләрен редакциягә өйдән генә җибәрү аңа бик уңайлы. Миңа гына уңайлы түгел, чөнки бу эшне һәрвакыт миңа эшләргә туры килә (көлә).