Кыргызстанның өч полиция хезмәткәре һәлак булды

Кыргызстанда кунакханәдәге кешеләрнең документларын тикшерергә теләгән 3 полиция хезмәткәренә кораллы һөҗүм булган.

Дәүләт иминлек оешмасы белдерүенчә, һөҗүм итүчеләр элек тә берничә кешене үтерүдә гаепләнгән булган.

Шул исәптән ноябрь аенда башкала Бишкәктәге спорт залындагы шартлауда да аларның катнашы бар дип исәпләнә.

Your browser doesn’t support HTML5

Кыргызстан полициясе 3 сугышчыны үтерде


Вакыйгадан соң Бишкәк шәһәрендә узган махсус чарада 3 полицияне үтерүдә шикләнелгән 3 кораллы кеше үтерелде, берсе яраланган килеш кулга алынды.