Американың махсус вәкиле Әфганстан һәм Пакстанга бара

Американың Әфганстан белән Пакстанга караган махсус вәкиле бу атнада беренче тапкыр бу ике илгә бара.

Френк Раджерога кадәр бу вазыйфаны элек Ричард Һолбрук җитәкләде. Һолбрук берничә атна элек йөрәк авыруыннан вафат булды булган иде.

Дәүләт депертаменты Раджероның февраль аенда АКШ, Әфганстан һәм Пакстан җитәкчеләре арасында узчак очрашуга әзерлек максатында төбәккә баруын белдерә.