Иранда шымчылыкта гаепләнгән АКШ ватандашы кулга алынды

Иран дәүләт газетасы бер АКШ ватандашынының шпионлыкта гаепләнеп кулга алынуын хәбәр итте.

"Көнлек Иран" газетасы хәбәренә караганда 55 яшьлек хатын-кыз Әрмәнстаннан визасыз Иранга керергә теләгәндә кулга алына. Тикшерү вакытында аңарда шпион әйберләре табыла. Хакимият органнары АКШ ватандашының кулга алынуы турындагы газета хәбәрен расламады.

2009 елда Иранда тагын 3 американ ватандашы шпионлыкта гаепләнеп кулга алынган иде. Алар да чикне канунсыз узган булган.