Һиллари Клинтон Израилне тәнкыйтьләде

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Израил рәсмиләрен Көнчыгыш Иерусалимда кунакханәне җимереп аның урынына яһүдләр өчен 20 йорт салу ниятен тәнкыйтьләп чыкты.

Израилнең бу адымы Якын Көнчыгышта солых урнаштыру эшенә зыян сала, диде Клинтон.

Көнчыгыш Иерусалимда 1930 елларда төзелгән Shepherd кунакханәсе якшәмбе көнне җимерелде.