Австралиянең өченче зур шәһәрен су баса

Your browser doesn’t support HTML5

Каты яңгырлар нәтиҗәсендә Австралиянең Квинслэнд штатын су басып, тугыз кеше батып үлде, 70тән артыгы хәбәрсез югалды. Илнең өченче зур шәһәре Брисбен хакимиятләре халыкны өйләреннән китәргә әзерләнергә чакырды. Атна азагында шәһәрне су басачак, дип фараз

Австралиянең Квинслэнд штаты башкаласы, илнең өченче зур шәһәре булган Брисбен хакимиятләре кала халкын өйләреннән китәргә әзерләнергә чакырды. Атна азагында шәһәрне су басачак, дип фаразлана.

Каты яңгырлар нәтиҗәсендә Квинслэнд штатын су басып 70тән артык кеше хәбәрсез югалды. Тугыз кеше, шул санда ике бала батып үлде.

Су басуның мәйданы Франция белән Германия җиреннән дә зуррак.