Манеж мәйданында бу юлы җыен булмый калды

Сишәмбедә Мәскәүдә рус милләтчеләре җыела алмады. Мәйданга килүчеләрне милиция тоткарлады.
Рус милләтчеләренең сишәмбедә Манеж мәйданында җыелу ихтималы турындагы хәбәрне Мәскәү милициясе кире какмады, әмма бу хакта аңлатмалар бирүдән дә тотылып калды.

Сишәмбе кичендә мәйданга 1500ләп милиция хезмәткәре чыгарылды.

Милләтчеләрнең интернеттагы блогларында бер ай элек булган бәрелешләрне искә алу өчен Манеж мәйданына янә җыелырга чакырган белдерүләр чыккан иде. Милләтчеләр 11 декабрь булган “халык җыенын” кабатларга чакырды.

Мәйдан тирәсендә шик тудырган кешеләрне милиция тикшереп торды. Дистәгә якын кеше тоткарланды.