Степан Бандера янә каһарман булудан туктады

Львов шәһәрендә Бандерага һәйкәл

Украина мәхкәмәсе элекке президент Виктор Ющенконың Степан Бандерага каһарман исеме бирү карарын гамәлдән чыгарды. Бу хакта Украина президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Эшнең кайсы мәхкәмәдә каралганы мәгълүм түгел.

Узган елның гыйнвар аенда Ющенко узган гасырның украин милләтчеләре юлбашчысы Степан Бандерага каһарман исемен бирү турында фәрманга кул куйган иде.

Апрель аенда Донецк мәхкәмәсе Бандераның Украина ватандашы булмаганын сәбәп итеп Ющенконың бу карарын канунсыз дип игълан итте.