Туниста президент вазыйфалары парламент башлыгына күчте

Хәрбиләр иминлекне көчәйтте

Туниста соңгы бер айда хакимияткә каршы булган каршылык чаралары нәтиҗәсендә ил президенты Зин әл-Абидин Бин Гали халык басымы сәбәпле илдән качарга мәҗбүр булды.

Бин Галинең гаиләсе белән бергә Согуд Гарәбстанына килүе хәбәр ителде.

Вакытлыча президент вазыйфалары парламент башлыгына күчте.

Тунис президентының вазифаны ташлавыннан соң башкала урамнарында иминлек чаралары көчәйтелде.

Кайбер мәхәлләрдә талаулардан соң башкала урамнарында йөзләгән хәрби тәртип саклый.

AFP хәбәр агентлыгы шәһәр урамнарының бушалуын белдерә.

Протестчылар премьер Мөхәммәт Ганушинең дә вазифадан китүен таләп итә.

Тунисның кайбер төбәкләрендә киеренкелек югары.

Башкалада иминлек хәрбиләр тарафыннан контрольдә тотылса да, Мoнастырдагы бер төрмәдә чыккан каршылыкта бинада янгын чыккан.

Хәстәханә рәсмиләре мәгълүматынa караганда биредә кимендә 42 кеше үлгән.

Шулай ук илнең башка төрмәләрендә дә каршылыклар чыгуы белдерелә.