Атна мизгелләре (10.01 - 16.01.2011)

Дүшәмбедә бар Америка буйлап Тусон шәһәрендәге атыш корбаннарын искә алдылар.

Цюрихта аргентиналы Лионель Месси дөньяның иң яхшы футболчысы дип аталды.

Чәршәмбе табигый казалар көне булды. Италиядә Этна вулканы "уянды"...

...Австралиянең өченче шәһәре Брисбенны су басты, йөзләгән мең кеше шәһәрдән китте...

...Бразилиянең Тересополис шәһәре тирәсендә убылмаларда йөзләрчә кеше һәлак булды.

Туниста халык урамга чыгып, президентның китүен таләп итте. Президент иленнән чыгып качты.

Украинада Femen оешмасы Киев зиратында хөкүмәт сәясәтенә протест белдерде.

Аргентинада Владимир Чагин Камазы Дакар-2011 узышында җиңде. Фирдәвес Кәбиров - икенче.