Әфганстандагы террор һөҗүмендә гади халыктан 6 кеше үлде

Әфганстанда юл кырыена урнаштырылган бомбаның шартлавы нәтиҗәсендә Һәлманд вилаятендә автобуста барган гади халыктан 6 кеше һәлак булды, 3 кеше яраланды.

Җирле рәсмиләр мәгълүматынa караганда үлгәннәр арасында хатын-кыз һәм балалар булган.

Илнең көнчыгышындагы Бaрдак вилаятендә исә коалиция белән әфган хәрбиләре уздырган уртак хәрби күнегүләр вакытында 2 сугышчы үтерелде, ике кеше кулга алынды.