Дагстандагы шартлауда үлгәннәр саны 4 кешегә җитте

Дагстанның Хасавюрт шәһәрендә булган террор һөҗүмендә үлгәннәр саны 4 кешегә җитте.

Интерфакс мәгълүматынa караганда әлеге вакытта хәстәханәдә 9 яралы бар.

Яралылардан 5 кешенең хәленең әле дә авыр булуы белдерелә.

Һөҗүм узган җомга көнне кичтә кешеләр йөргән кафега юнәлдерелгән иде.

Һөҗүм сәбәпләре тикшерелә.