Израил саклану министры Эһүд Барак Хезмәт фиркасеннән китә

Израил саклану министры, хезмәт фиркасе башлыгы Эһүд Барак фиркадән китүен белдерде.

Барак шул ук фиркадән булган тагын дүрт депутат белән бергәләп парламентта яңа фракция оештырырга җыена.

Шул ук вакытта ул премьер-мининстр Биньямин Нетаньяһу җитәкчелегендәге хакимият коалициясеннән чыкмас дип көтелә.

Хакимият коалициясендә зурлыгы белән өченче урында булган Хезмәт фиркасе фәлестиннәр белән тынычлык килешүенә ирешү өчен Нетаньяһу җитәкчелегендәге уңнарга даими басым ясап килә.