Казанда "Антифа" хәрәкәте урыс милләтчеләре белән бәрелеште

Казанда узган якшәмбедә фашизмга каршы көрәшүче “Антифа” хәрәкәте вәкилләре белән “Рубин” футбол такымы җанатарлары булган урыс милләтчеләре арасында бәрелеш булды.

25-ләп үсмер Русиядә урыс булмаган халыкларга каршы чыгучы урам чараларына теләктәшлек йөзеннән Казан уранмары буйлап милләтче урыс шигарьләре кычкырып барганда аларга “Антифа” хәрәкәте вәкилләре һөҗүм иткән һәм аларны куып тараткан.