Көньяк Африкада су басудан 40 кеше һәлак булды

Көньяк Африка Республикасында су басудан кимендә 40 кеше һәлак булды, 6 меңләп кеше йортсыз калды.

Йортларны, юлларны су басты, авыл хуҗалыгына бик зур зыян килде.

Хакимият миллионнарча долларлык зыян килгән булырга мөмкин дип исәпли.

Су басуга декабрь аеннан бирле тукталмаган яңгырлар сәбәп булды. Яңгырларның тукталуы әлегә көтелми.