Әфганстанда шартлаудан 13 кеше һәлак булды

Әфганстанның көнчыгышында Пактика виләятендә юлга куелган бомба шартлаудан 13 тыныч кеше һәлак булды. Корбаннар арасында балалар һәм хатын-кызлар да бар.

Эчке эшләр миинстрлыгы белдерүенчә, шартлау Хошаманд районында арбалы мотоциклга төялгән кешеләр узып барганда булган.