Гыйракта шартлаулардан 48 кеше һәлак булды

Гыйракның Кербала шәһәре янында бомбалы ике машина шартлаудан 45 кеше һәлак булды, кимендә 150 кеше яраланды.

Интихарчылар машиналарны шәһәргә керүче ике төп юлда шартлаткан.

Бүген шулай ук Баакуба шәһәрендә интихарчы полиция бинасы янында бомба шартлатып кимендә өч кешене үтерде, 30-лап кешене яралады.