АКШ президентының баш икътисадый киңәшчесе эштән китте

АКШ президенты Барак Обама үзенең икътисадый киңәшчеләре төркеме башлыгы Пол Уолкерның вазифасыннан алынуын белдерде.

Обама Уолкерга кризис нәтиҗәләрен төзәтүдәге хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа оешма – Эш урыннары һәм көндәшлек президент шурасы төзелүен игълан итте. Бу оешманың төп вазифасы эшсезлеккә каршы көрәшү булачак.

Яңа шура җитәкчелегенә General Electric ширкәте баш мөдире Джеффри Иммелт билгеләнә.