Миңнеханов Давос икътисадый форумына җыена

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 26-27 гыйнварда үтәчәк Давос халыкара икътисадый форумында катнашачак.

Миңнеханов анда Русия президенты Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге төркемдә бара.

Медведевның кәсепчеләр белән очрашуында төп тема Русиянең инвестицияләр җәлеп итү теләге булачак.