Албания җитәкчесе оппозицияне дәүләт түнтәрелеше омтылышында гаепли

Тиранада җомга көнне хөкүмәткә каршы демонстрациядә катнашучы өч кеше полиция белән бәрелештә һәлак булганнан соң Албания премьер-министры Сали Бериша оппозицияне дәүләт түнтәрелеше әзерләүдә гаепләде.

Бериша Албания киңкүләм мәгълумат чараларына, оппозицион Социалистик фирка җитәкчесе, Тирана шәһәр башлыгы Эди Рама Тунистагы хәлләрнең Албаниядә кабатлануына өметләнеп илдә хакимиятне көч белән кулга алрыга маташкан диде.

Оппозиция җитәкчесе бу гаепләүне кире кага.