Студентлар Миңнехановка моң-зарларын сөйләде

Your browser doesn’t support HTML5

25 декабрьдә Татарстан президенты Казан кирмәнендә дәүләт стипендияләрен алучы студентлар белән очрашты. Протокол нигезендә очрашу тиз генә узар дип көтелсә дә, Рөстәм Миңнеханов “кемнең нәрсә әйтәсе килә сөйләгез, мин тыңлым” диюгә моң-зарын сөйләргә теләүчеләрдән чират хасил булды.