Әнкара Европа Берлеген «христиан клубына» әйләнүдә гаепләде

Давос – Төркиянең вице-премьеры Али Бабаҗан Европа Берлеген “ачык ишекләр” сәясәтеннән ваз кичеп, “христиан клубына” әйләнүдә гаепләде.

Бу турыда ул Швейцариянең Давос шәһәрендә Дөнья икътисад форумында ясаган чыгышында әйтте.

“Без Европа Берлеге Икенче дөнья сугышыннан соң башланган иң күләмле солых проекты булыр дип ышанган идек. Берлеккә күп кенә илләр кушылды, ләкин соңнан бу процесс көрчеккә терәлде. Ачык ишекләр сәясәте юкка чыкты” диде Бабаҗан.

“Төркиянең Европа Берлегенә керү юлында торган төп киртә – ул «христиан клубы». Бу бик куркыныч тәрәккыят” диде ул.

Төркиянең Европа Берлегенә керү турында сөйләшүләр 2005 елдан бирле бара. Ләкин кайбер илләрнең моңа каршы чыгуы һәм дә Төркиядә тиешле реформалар җитмәү, Төньяк Кыпрыс мәсьәләсе аркасында сөйләшүләр көрчеккә терәлде.