Пхеньян һәм Сеул сөйләшүләрне яңарта

Көньяк һәм Төньяк Кореялар 8 февральдә хәрби мәсьәләләргә турында сөйләшүләр үткәрәчәк.

Бүген бу турыда Көньяк Корея саклану министрлыгы белдерде.

Бу ноябрь ахырында Төньяк Корея Көньяк Кореяның Йонпхендо утравын утка тотканнан соң ике ил арасындагы беренче сөйләшү булачак.

Шулай да Сеул сөйләшүләрнең югарырак дәрәҗәдә үтүе Пхеньян бу һөҗүм һәм бер ел чамасы элек Көньяк Корея хәрби корабының һәлакәте өчен гафу үтенгән очракта гына мөмкин дип белдерде. Ул корабта 46 диңгезче һәлак булган иде.