Русияне аянычлы язмыш көтә

11 декабрь көнне Мәскәү шәһәрендә булган милләтара каршылыкларга мөнәсәбәттә үземнең фикерләремне белдерәсем килә. Русия яшәгәндә мондый каршылыклар беркайчан да бетмәячәк.

Кызганычка каршы, Русия демократик ил түгел. Демократия һәм Русия дигән төшенчәләр бер-берсенә туры килми. Демократия гадәттә я була, я бөтенләй булмый. Демократиядә күчеш чоры дигән әйбер юк. Илнең рәсми хакимияте Русиядәге демократияне үзенчәлекле, үзгә дип белдерә. Бөтен кешегә дә аңлашыла торган бер әйбер бар – демократия ул – Африкада да демократия.

Демократия ярлыгы астында Русия җитәкчеләре үзләренә генә файдалы максатларны тормышка ашыра.

Милли мәгарифне бетерү бара

Советлар Берлеге ни өчен таркалды соң? Чөнки рус милләтчеләре берлектәге халыкларның яртысыннан күбесенең урыс түгеллеген һәм аларны руска әйләндереп булмауны аңлады.

Хәзер Русиядә 80%лап рус һәм 20% башка милләтләр. Рус милләтчеләре рус булмаганнарны ассимиляцияләү максатыннан баш тартмады. Ил конституциясен бозып, милли мәгарифне бетерәләр. Мәчетләр төзетмәскә тырышалар. Өметләре булганнарны да юк итү. Славян кыяфәтле булмаганнарны күрә алмыйлар. Илнең 25%ы гына славян кыяфәтле бит.

Нефть акчалары кая китә?

Татарстан һәм Башкортстан нефтен саткан акчаларга Федераль күзләү идарәсе, армия һәм эчке эшләр министрлыгы көн күрә. Шул ук акчаларга да хакимият Чечняда һәм башка кайнар нокталарда сугышлар алып барды.

Бу акчаларны Русиядә татар һәм башкорт милли мәгарифен үстерү өчен дә һәм шулай ук татарларны, башкортларны тарихи ватаннарына: Татарстанга, Башкортстанга, Идел буена, Уралга кайтаруга тотарга була иде бит.

Чит җирләрдә яшәүче татарлар алар үз теләкләре белән генә анда барып чыкмаган. Кайберләрен институтлар бетергәч җибәргәннәр, христианлаштырудан качып киткәннәр дә бар.

Татарлар дөньяда 14нче урындамы?

Безнең кайбер үзләрен галим дип атаучылар татар теле дөньядагы иң таралган 14 тел эчендә, дип белдерә. Өздереп әйтә алам, әмма ул алай түгел. Монда төшенчәләр буталган. Татарлар дөньяга таралган 14 халык эченә керә. Моның белән горурланып буламыни?

Үз милли мохитында һәм үз җирендә яшәмәгән кеше туган телен һәм шулай булгач, мәдәниятен дә югалта. Мәдәният югалгач – халык та була алмый. Рус милләтчеләре өчен бу файдага гына. Халык булмагач, милләтара проблемнар да юкка чыга. Милләтара проблемнар рәсмиләргә үзләренең булдыксызлыкларын яшерү өчен генә кирәк.

"Единая Россия" руслар өчен генә

Миңтимер Шәймиев “Вся Россия” дигән партияне “Единая Россия”гә әйләндерүдә катнашып, зур ялгышлык эшләде. Берьяктан караганда, “Единая Россия” начар идея түгел. Әмма рус шовинистлары аны башкача аңлый. Алар башка рус булмаганнарга һәм аларның мәдәниятләренә хөрмәтне сызып ташлап, Русиядә рус теле һәм рус мәдәнияте генә “патшалык итәргә” тиеш дигән карашта.

Русиядә русларның тарихи милли җирләре 20%ны тәшкил итә. Ә башка милләтләрнең җирләре 80%ны алып тора. Шулай булгач, милли байлыкларның 80%ы төрле милләтләр файдасына булырга тиеш.

Русия империалистлары бөтен дөнья да алар аңлаган демократия төшенчәсе белән яшәргә тиеш дип саный. Демократия кагыйдәләре Русиядән башка күптән уйлап табылган бит. Шулай ук күптән тынычлык урнаштыру һәм сугыш алып бару кагыйдәләре дә уйлап табылган.

Федерациядән империягә

Медведевның һәм шулай булгач Путинның да Милләтләр пулатын төзүгә каршылык белдерүе,, димәк аларга федерация түгел, ә империя генә кирәклеге турында сөйли. Миллилек алар өчен сәяси төшенчә булып тора. Чынлыкта исә федератив дәүләттәге миллилек ул мәдәни һәм шул ук вакытта рухи байлыклар.

Моның шулай икәнен илнең беренче җитәкчеләре аңламый икән, Русияне аянычлы язмыш көтә. Русия бер-берсенә дошман булган төрле кисәкләргә таралырга мөмкин. Советлар Берлеге таркалган кебек хәл булмаячак.

Русия башкаласын башка бер шәһәргә күчерү идеясен мин тулысынча хуплыйм. Мисал өчен, Ярославльгә.

Идел-Урал штаты булдырыла калганда, башкала Казан һәм Уфадан Чаллыга күчәргә тиеш. Һәм төбәк кеременең 75% үзләрендә калырга тиеш.

Рифкәт Гыймади
Озерски шәһәре, Чиләбе өлкәсе