Эрдоган Мөбәрәкне протестчылар таләбен кабул итәргә чакыра

Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәкне халык таләпләренә буйсынырга чакырды.

Эрдоган парламентка атналык мөрәҗәгатендә “Мөбәрәк һич икеләнүсез үзгәрешләр таләбен кабул итәргә тиеш”, - диде.

Соңгы елларда Төркиянең Якын Көнчыгыштагы дипломатик тәэсире сизелерлек артты.