Кабарда-Балкарда дүрт милиционер үтерелде

Кабарда-Балкарның Чегем шәһәрендә дүрт милиция хезмәткәре үтерелде, берәү каты яраланды.

Республика тикшерү идарәсе белдерүенчә, билгесез кешеләр ЮХИДИ хезмәткәрләренә бер кафеда ут ачкан һәм качып киткән.