Карачай-Чиркәс республикасында өч милиционер үтерелде

Карачай-Чиркәс республикасында билгесез кешеләр ут ачып өч милиционерны үтерде.

Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлеге әйтүенчә, һөҗүм Адыге-Хабль районында, юлда булган.

Билгесез кешеләр гаепләнүчеләрне яки хөкем ителгәннәрне йөртүче милиция сагы машинасына һөҗүм итте.

Беренчел мәгълуматларга караганда, һөҗүм итүчеләр сак астындагы кешене азат иткән.