Русия президенты “Полиция турындагы” канунны имзалады

Русия президенты Дмитрий Медведев “Полиция турындагы” канунны имзалады. Канун 1 мартта гамәлгә керәчәк.

Канун президент тәкъдиме белән әзерләнеп Русия парламентының ике пулатында да хупланды.

Оппозиция яңа канунда полициянең вәкәләтләре арттырылган, дип аның кабул ителүенә каршы чыккан иде.