Грозныйда газ шартлаган булуы ихтимал

Чечня башкаласы үзәгендә бүген булган шартлауның сәбәбе – газ булуы ихтимал. Чечня милицияcе хәбәр итүенчә, Грозныйда чәчәк сатылган чатырда шартлау нәтиҗәсендә бер хатын-кыз яраланган.

Cишәмбе кич Грозныйда булган өч шартлауда биш кеше яраланды, аларның дүртесе – милиция хезмәткәрләре иде.