Кытай ике Кореяны сөйләшүләрне яңартырга чакыра

Кытай Төньяк һәм Көньяк Кореяларны сөйләшүләре яңартырга чакыра.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы ике Корея дәүләте вәкилләренең бу атнада яңартылган киңәшләшүләре дәвам итәр дип өметләнүен белдерде.

Кытай шулай ук Төньяк Корея атом програмы турында алтыяклы сөйләшүләрне дә яңартырга кирәк диде.

Чәршәмбе Төньяк һәм Көньяк Кореялар арасында хәрби мәсьәләләр турында сөйләшүләр уңышсыз тәмамланды.