Иранның Ком каласында газ үткәргече шартлады

Ирандагы Ком шәһәрендә газ үткәргече шартлады. Биредә илнең җиде иң зур газ үткәргече урнашкан.

Бүгенге шартлауда зыян күрүчеләр юк.

Узган елның сентябрь аенда илнең төньяк-көнчыгышындагы Мәшхәд шәһәрендә газ үткәргечендә шартлауда кимендә 10 кеше һәлак булган иде.