Хокук яклаучылар “Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов шимбә көнне үткән “Нәфрәт Көне” митингыннан соң канунсыз рәвештә тоткарланган дип белдерде.
Бүген бу турыда “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте мөрәҗәгать белән чыкты.
Хокук яклаучылар Удальцовны иреккә чыгаруны таләп итә.
Соңгы хәбәрләргә караганда, Удальцов милиция бүлегендә дүшәмбегә кадәр ябып тотылачак.
Театр мәйданында рәсми рөхсәт ителгән урам җыены тыныч кына тәмамланса да, милиция демонстрациячеләрнең президент идарәсенә таба йөреш оештыру омтылышына киртә куйды.
Барлыгы 14 кеше тоткарланды.