Италиянең 200-ләп шәһәрендә хатын-кызларны яклау җыеннары үтә

Италиянең 200-гә якын шәһәрендә хатын-кызларга хөрмәтсезлек күрсәтүгә протест җыеннары үтә.

Демонстрацияләрне оештыручыларның берсе, актриса Франчески Коменчини әйтүенчә, бу җыеннар премьер-министр Сильвио Берлусконига каршы да үнәлтелә.

Прокуратура Берлусконины балигъ булмаган кыз белән җенси бәйләнештә булуда гаепли.

Берлускони исә үзенә каршы ачылган бу җинаять эшенең сәясәт белән бәйле булуын тәкърарлый.