"Иске калып"

Шулчак хат ташучы почта китерде. Бердәнбер газетны караштырырга керештем. Карыйм – Русиянең яңа Конституция проектын басканнар. Күрәм – шәхескә тау-тау хокук вә ирек вәгъдә иткәннәр. Бик шәп, мин әйтәм, бик заманча. Ашыгып-кабаланып, үземне иң кызыксындырган бүлеккә – “Федератив төзелеш” дигәненә төбәләм, “Эһ!” дигәнче, укып та чыгам. Янә укырга тотынам. Республикаларның суверенитеты, мөстәкыйльлеге, дәүләтчелеге турындагы маддәләрне эзлим. Таба алмыйм гына бит. Кайда булган, кайда эреп, юкка чыккан? Шул хакта күпме авыз чайкадык, күпме кәгазь тудырдык.

Болар урынына – таныш калып. Нәкъ 70 елдан артык чормада тузанланып-тутыгып яткан калып. Патша заманыннан калган калып. Русиягә кергән барлык субъектлар тип-тигез. Нәкъ патша Русиясендәге губерналар кебек. Бер җете кызыл демократ: “Русияне губерналарга бүлүне төп канунга ныгытсак, идеально булыр иде”, дип язып чыккан иде. Тегенең изге теләге тормышка ашкан.

Менә сиңа, мә! Республиканың исеме бар, җисеме юк. Демократия җилләре исә башлагач, игълан ителгән дәүләтчелек тә, суверенлык та, мөстәкыйльлек тә булмаган. Ничә еллар буе Русия газетларында, радио-телевидениесендә телдән төшмәгән Татарстан хәтле Татарстанда да бернинди үзгәреш-яңарыш булмаган. Татарстан Федератив килешүгә дә кул куймаган, мөстәкыйльлек турында декларация дә игълан итмәгән, президент та сайламаган, халыкның зур күпчелеге суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуга “әйе” дип җавап та бирмәгән, республиканың Конституциясе дә кабул ителмәгән. Кыскасы, берни дә булмаган...

Нүжәли, бүген галәмәт үзгәрешләр заманында иске калыпларга әйләнеп кайтырбыз? Нүжәли, күрә торып, Мәскәүдән килгән һәр фәрманга “ләббәйкә” дип торырбыз.

Флорид Әгъзәмов