Вьетнамда баткан көймәдә Русия туристлары да булган

Вьетнамның төньягындагы Халонг бугазында туристлар утырган көймә батып 12 кеше - чит ил туристлары һәм бер гид һәлак булды.

Билгесез сәбәпләрдән икегә ярылып бик тиз су астына киткән көймәдә барлыгы 30лап кеше булган. Алар арасында АКШ, Британия, Франция, Русия, Швеция һәм Дания туристлары. Туристларның тугызы һәм алты диңгезче коткарылган.

Һәлакәт сәбәпләрен тикшерү дәвам итә.