Собянин Мәскәүдә мәчетләр аз булуны таный

Собянин Мәскәүдә мәчетләр аз булуны таный

Мәскәү башлыгы Собянин яңа мәчет кайчан төзелә башлаячагын өздереп кенә әйтә алмый. “Мәчет салу шәһәр төзелеше планы нигезендә проектлау документларын әзерләп башкарылачак һәм җәмәгать тыңлаулары да булачак”, дип белдерде.

Собянин шәһәрдә мәчетләр җитәрлек булмауны таный. Киләчәктә моңа игътибар булачагын да белдерә. Әмма Русия башкаласында яңа мәчет кайчан төзелә башлаячагын әйтә алмый.