Европада түрә урыннарына хатын-кызларны эзлиләр

2007 елда Франциядә президент урыны өчен Социалистлар фиркасе башлыгы Сеголен Рояль көрәште

Киләсе берничә елда Франциянең зур ширкәтләре җитәкчелегенә 1350ләп хатын-кызны эшкә алырга кушылган. Гыйнварда кабул ителгән канун нигезендә, 2017 елга еллык табышлары 50 миллион евродан арткан ширкәтләрнең идарә шураларында 40% хатын-кызлар булырга тиеш.

Бу канунны үтәмәгән ширкәтләрне җәза көтә.

Франциягә кадәр шундый ук канун Испаниядә дә кабул ителде. Биредә ул 2015 елда гамәлгә керәчәк.

Беренче ил булып җитәкче урыннарга хатын-кызлар өчен квоталарны сигез ел элек Норвегия кертте. 2003 елда Норвегиядә җитәкче урыннарда хатын-кызлар 7% булса, 2008 елда бу сан инде 40% җиткән иде. Бу илдә балалар, хокуклар тигезлеге һәм интеграция эшләре министрлыгы да бар. Министр сүзләренә караганда, квота кертү мәҗбүр ителмәгән ширкәтләр дә идарәдә хатын-кызлар күп булган компанияләрнең уңышларына карап, үзләренә дә хатын-кызларны эшкә ала башлаган.

Әмма хатын-кызлар килде дә, үсеш һәм табыш шунда ук артты, дип әйтеп булмый. Беренче елларда Норвегия ширкәтләренең финанс хәле җитәкчелеккә яңа кешеләрнең килүе нәтиҗәсендә начарайган. Әмма моны хатын-кызларның булдыксызлыгы белән аңлату дөрес түгел, ди белгечләр.

Канунны тиз арада үтәү бурычы куелган ширкәтләр ашыгыч рәвештә тапкан хатын-кызларның барысының да идарә итү сәләте булмаган. Еллар узган саен һөнәри осталык арткан.

Квота сүзе – милләткә кагыламы ул, дингәме, җенескәме – ишетергә һәм кабул итәргә бик рәхәт төшенчә түгел. Әмма квоталарны сабырлык белән гамәлгә керткән илләр һәм җәмгыятьләр аның файдасын күрә.