Кабарда-Балкарда сугышчыларга каршы махсус операция дәвам итә

Кабарда-Балкарның Эльбрус районында кичә башланган махсус операция бүген дә дәвам итә.

Тикшеренү комитеты биргән беренче мәгълүматларга караганда, хокук саклау оешмасының бер хезмәткәре үлгән. Шулай ук яраланган 5 милиция хезмәткәре һәм хәрбиләр хастаханәгә салынган.

Сишәмбе кичендә тауга урнашкан Былым авылы янында 7 сугышчы милиция хезмәткәрләренә ут ачты. Атышлар вакытында 3 сугышчы үтерелде.