Бәһрәйндә сәяси тоткыннарны иреккә чыгара башладылар

Иреккә чыгарылганнар арасында шигый оппозициясенең 23 әгъзасы да бар. Алар террорда гаепләнеп төрмәгә ябылган иде.

Оппозиция таләп иткәч Бәһрәйн патшасы Хәмәд әл-Хәлиф ярлыкау игълан итте. Оппозиция менә берничә көн инде каршылык чаралары үткәрә.

Сәяси тоткыннарны азат итүне оппозиция позитив адым буларак бәяләде.

Шигый оппозиция хөкүмәтнең китүен һәм сөнни патша нәселе хакимиятен чикләүне таләп итә.