Чечня белән Ингушетия Сталин депортациясен искә ала

Чечен һәм ингушларның илләреннән куылганына 67 ел тулды.

Республикалардагы мәчетләрдә әлеге газап вакытында үлгәннәр рухына догалар кылалар. Назраньдә сәяси золым корбаннары һәйкәле янында матәм митингы узды. Чечня хакимиятләре әлеге фаҗигаләргә багышланган «Мәңге онытылмас» дигән сәхифә ачты.

Илләреннән куылган чечен һәм ингушларны искә алу бүген Стокһольм һәм Һельсинкидә дә үтә.

1944 елның 23 февралендә ярты миллионнан артык ингуш һәм чеченнар Казакъстан һәм Кыргызстанга куылды. Юлда һәм 13 елга сузылган куылуда яртысына якыны салкын, ачлык һәм авырулардан үлде.